Размер шрифта:aaa
Цвет сайта:aaa
31.10.2018 г.
Ноябрь аенда татарстанлылар 4 көн рәттән ял итәчәк

Ноябрь аенда татарстанлылар 4 көн рәттән ял итәчәк

2018 елда 4 ноябрь бәйрәм ял көненә – якшәмбегә туры килә. Ял һәм эшләми торган бәйрәм көне туры килгән очракта ял бәйрәмнән икенче көнгә күчерелә.

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп хәбәр итә.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне эшләми торган бәйрәм көн булып санала.

"Татарстан республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында" 1992 елның 19 февралендәге 1448-XII номерлы Татарстан республикасы кануны нигезендә 6 ноябрь – Татарстан Конституциясе, эшләми торган бәйрәм көн.

Шулай итеп, 2018 елда биш көнлек эш атнасында 3, 4, 5 һәм 6 ноябрь ял көннәре буларак исәпләнә.

Размер шрифта:aaa
Цвет сайта:aaa