Размер шрифта:aaa
Цвет сайта:aaa
31.10.2018 г.
Эшсезләр саны арта.

Эшсезләр саны арта.

Соңгы атнада эшсез дип танылган АМР халкы 279дан 288 кешегә кадәр арткан. 2018 елның 31 октябренә булган мәгълүматларга караганда, теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,66% тәшкил итә.

2018 елның 24 октябреннән 30 октябренә кадәр тагын 27 кеше эшсез дип танылган, шуларның 23 е - Алабугада яши, 4се-районның авыл җирлекләрендә. 27 кешенең 23е эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать итү алдыннан эш югалткан, өстәвенә, аларның күбесе (19 кеше) үз телэге белән эштән киткән.

Эшсезләрнең саны арту белән беррәттән, эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән хезмәткәрләргә булган ихтыяҗның кимүе күзәтелә: бер атна эчендә бу күрсәткеч 55 вакансиягә кимегән.

Размер шрифта:aaa
Цвет сайта:aaa